17 гыйнварда ике яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында 27 нче укучылар Спартакиадасының чаңгы ярышлары буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда районның гомум белем бирү учреждениеләреннән 180нән артык укучы катнашты.
Номерлар, инструктаж, судьялар командасының теләкләрен тапшырганнан соң, чаңгычылар стартка чыктылар. Укучылар 1-3 км дистанциягә старт алдылар.
Финиш нәтиҗәләре буенча (2011-2012 елгы кызлар) гомумкоманда авыл мәктәпләре арасында:
-1 урын - Иштирәк төп мәктәбе командасы.
-2 урын - Кадер урта мәктәбе командасы.
-3 урын - Карабаш урта мәктәбе командасы.
Егетләр арасында:
-1 урын - Кадер урта мәктәбе командасы.
-2 урын - Карабаш урта мәктәбе командасы.
-3 урын - Йонны төп мәктәбе командасы.
Район мәктәпләре арасында:
-1 урын - Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия командасы.
-2 урын Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе командасы.
2013-2014 елгы кызлар командалары арасында:
-1 урын - Карабаш урта мәктәбе командасы.
-2 урын - Андреевка урта мәктәбе командасы.
-3 урын - Аккүз урта мәктәбе командасы.
Район үзәге мәктәпләре арасында:
-1 урын – Түбән Яркәйдәге лицей командасы,
-2 урын - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе командасы.
-3 урын - Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия командасы.
Шул ук яшьтәге егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
-1 урын - Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия командасы.
-2 урын - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе командасы.
-3 урын - Түбән Яркәйдәге лицей командасы.
Авыл мәктәпләре арасында
-1 урын - Кадыйр урта мәктәбе командасы.
2 урын - Андреевка урта мәктәбе командасы.
3 урын - Карабаш урта мәктәбе командасы.
Егетләр арасында шәхси беренчелектә:
- Айназ Сәмигуллин һәм Динислам Шәмсетдинов (Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия) җиңү яуладылар, призерлар - Әмир Миңнекаев, Аскар Сакаев, Ильмир Баязитов (Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия), И.Солтанов (Кадер урта мәктәбе).
Кызлар арасында шәхси беренчелектә:
- Альбина Әхмәдуллина (Югары Манчар урта мәктәбе) һәм Альбина Галиева (Карабаш урта мәктәбе), призерлар - Милена Миңнеәхмәтова (Түбән Яркәйдәге лицей), Сабина Рәхмәтуллина (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе), Элина Фазылова (Карабаш урта мәктәбе), Азиза Гыйләҗева (Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназия).
Әлеге ярышлар Краснокама районында узачак зона этабына сайлап алу булып тора.
Ярышларда катнашучылар барысы да әфариннар. Без аларга яңа җиңүләр телибез.
Ярышларны оештырган һәм уздырган өчен Фәнзил Флүс улы Яһудин җитәкчелегендәге спорт мәктәбе укытучылары һәм тренерларыннан торган хөкемдарлар командасына рәхмәтебезне белдерәбез.