- Сүлте авыл советы авыл биләмәсеннән Фәнзилә Гаязова һәм Нәйлә Зарипова якташларыбыз өчен 6 кг сохари, 5 пар бәйләнгән оекбаш, төрле хуш исле һәм шифалы үләннәр салынган 880 пакет чәй ясадылар. Җирле үсемлекләрдән ясалган чәйләр солдатларга туган җирләренең тәмен тоярга мөмкинлек бирәчәк.
- Игмәт авылында яшәүчеләрдән 3847 сумлык ДМТ-82 кул коралы җыелмасы килде. Бу безнең якташларыбызга алгы сызыктагы мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк.
- Рөстәм Йосыпов һәм аның туганнары "Алмаз" сугышчысына ярдәм итү өчен 24265 сумлык инвертор генераторын тапшыруны оештырдылар.
- Активист Роза Рәкыйпова җитәкчелегендә Ишкар авылы халкы 12 метрлы маскировка челтәре ясады, шулай ук гигиена чаралары һәм бәйләнгән йон оекбашлар әзерләде.
Сезнең һәрберегез - герой һәм өмет чыганагы. Сезнең тырышлыгыгыз һәм ярдәмегез илһамландыра һәм безнең бергә күп нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтә.