Маяк
+1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 гыйнвар , 10:05

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган яугирләребез өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Игмәт авылы халкы гуманитар ярдәм җыю штабына 2*5 метр зурлыктагы маскировка челтәре тапшырды - бу алгы сызыкта хәвефсезлекне тәэмин итү өчен мөһим элемент.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Моннан тыш, халык 8 пар йон оекбаш һәм 6 пар җылы носки әзерләгән, алар салкын көннәрдә җылыны сакларга ярдәм итәчәк. Бу безнең яклаучыларыбыз өчен бик мөһим, алар озак вакыт салкында үзләренең хезмәт бурычларын үтәп уздыралар.

Шулай ук ярдәмгә шифалы үләннәр, сәламәтлекне саклау һәм көчләрен кайтару өчен кирәкле табигый чаралар тутырылган пакетлар җыелды.

Игмәт халкына активлыклары һәм геройларыбызның ихтыяҗларына игътибарлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: