Утырышны сәламләү сүзе белән район башкортлары корылтаеның әгъзасы, Илеш район хакимиятенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Рәмил Назыйм улы Хәертдинов башлап җибәрде. Аннары Илеш районы башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Илшат Әнәс улы Сибәгатуллин җыелышта катнашучыларны 6нчы Бөтендөнья башкортлары корылтаенда кабул ителгән карар белән таныштырып үтте, үткәрелгән эшләр турында слайд ярдәмендә таныштырды. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы игълан иткән быелгы Махсус операциядә катнашкан яугирләребезгә булышу елында да актив булырга, корылтай эшендә халкыбызның телен, мәдәниятен, йолаларын саклау буенча да бергә матур итеп эшләргә чакырды. Район башкортлары корылтаеның мәгариф буенча урынбасары Зинфира Саный кызы Минһаҗева районыбыз мәктәпләрендә башкорт телен саклау, үстерү буенча башкарылган эшләре белән таныштырды.
Чарага Уфадан килгән кунагыбыз - Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Президиум әгъзасы, Башкортстан Республикасы җәмәгать палатасы әгъзасы, Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең департамент директоры Тимур Венер улы Вәлитовның чыгышы тагын да ямь өстәде. Тимур Венер улы район башкортлары корылтаеның хәзер кураторы да.
“Киләчәк көннәрдә дә Тимур Венер улы белән киңәшләшеп, матур итеп эшләрбез дип уйлыйбыз”, - диде Илеш районы башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин.