+2 °С
Кар
Илеш районы Беренчеләре активистлары һәм волонтерлары «Блокадной вечности страницы» Бөтенрусия акциясенә кушылдылар. Алар якынлашып килүче истәлекле дата һәм безнең тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең тарихи хәтерен саклау турында искә төшереп, Илеш районы халкына флаерлар өләштеләр.
Бу көн илебез тарихында мөһим вакыйганы билгеләп кенә калмый, бәлки блокаданың коточкыч сынауларын кичерүчеләрнең рухи ныклыгы һәм батырлыгы турында искә төшерү булып та хезмәт итә.