Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар , 17:10

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган яугирләребез өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.Безнең батыр хәрбиләребез өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм хезмәткәрләр җыйды.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Гуманитар ярдәм составына гигиена чаралары, носкилар, перчаткалар, окоп шәмнәре, газ баллоннары һәм чәй тәм-томнары керде.

Мондый ярдәм солдатлар өчен бик мөһим. Ул бит аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп кенә калмый, ә алар турында хәтерлиләр һәм кайгырталар икәнен күрсәтеп, сугышчан рухны күтәрә.

Балалар бакчасы мондый акцияләрдә актив катнаша, балаларда патриотизм һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияли. Бу - кечкенә йөрәкләрнең зур эшләр эшли алуы үрнәге!

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: