+2 °С
Кар
Холокост корбаннарын искә алу көне алдыннан безнең Башкорт аграр технология колледжында «Уенчыклар иле» кино карау дәресе оештырылды.
Студентлар Холокост тарихы белән таныштылар, концентрацион лагерьларның фашистларның иң куркыныч иҗаты булуын белделәр. Кино карау барышында Холокост турында белү, беренче чиратта, мондый фаҗига җирдә кайчан да булса кабатланмасын өчен кирәк дигән нәтиҗә ясалды.