Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 гыйнвар , 11:45

Нәтиҗәләр ясалды

Илеш районының "Мәгълүмат-консультация үзәге" муниципаль бюджет учреждениесендә отчёт җыелышы узды. Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Пискарев һәм мәгълүмат-консультация үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Нәтиҗәләр ясалды
Нәтиҗәләр ясалды

Илеш районы "Мәгълүмат-консультация үзәге" МБУ директоры Альберт Мөхәммәтҗанов учреждениенең 2024 елдагы төп эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2024 елда учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында:

- Башкортстан Республикасында һәм Русия Федерациясендә субсидияләр алуга документлар пакетын төзү, шулай ук беренчел шартнамәләрне рәсмиләштерү.

- Крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнар өчен кредитлар, лизинг һәм иминиятләштерү алуда ярдәм күрсәтү.

Җыелышта шулай ук «Партнер» СПОК район мәгълүмат-консультация үзәге каршындагы кооператив һәм Илеш районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эшенә йомгак ясалды.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: