Тантаналар барлык илешлеләрне, төрле буын вәкилләрен, бер сүз белән әйткәндә, туган ягы кадерле булган һәркемне берләштерә.
Без районыбызның данлыклы тарихы, бай мәдәни традицияләре, югары казанышлары һәм мөһим байлыгы – эшсөяр, талантлы, яхшы кешеләре белән хаклы горурланабыз. Илеш җиренең горурлыгы булган бар нәрсә аларның каһарманлыгы, фидакарь хезмәте, акылы һәм таланты белән булдырылган.
Районның үсеше берничә буын күз алдында булган. Ул күрше Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы һәм Краснокама районнарының, авылларының территорияләренең бер өлеше кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Яшәү дәверендә ул әкренләп үз йөзен үзгәртте һәм бүген республиканың иң матур һәм заманча төбәкләренең берсенә әйләнде. Еллар белән күп нәрсә үзгәрә, әмма шунысы – халыкның кече ватанына мөнәсәбәте үзгәрми. Илеш районы – безнең өчен яшәүурыны гына түгел,төрле язмышларны, характерларны, буыннарны бербөтен итеп берләштергән гомум йорт. Күпләребез биредә туды, кемнәрдер эшкә кайтып, гаиләләр корды һәм хәзер үзләре балалар тәрбияли, оныклар үстерә. Бу – безнең район, безнең җиребез һәм без аның данлыклы тарихи битләре белән хаклы горурланабыз.
Бүген төп мәсьәләбезне чишүне дәвам итәбез – һәр гаиләдә җитешлек, барлык булып, балалар яхшы мәктәпләрдә укысын, балалар бакчаларына йөрсен; авылларда газ һәм су, электр һәм юллар булсын, барлык өлкәләрдә дә тормыш кайнап, ул шәһәрнекеннән ким булмасын дибез.
Бу - җитди финанс чыгымнар таләп иткән катлаулы мәсьәлә. Нәтиҗәдә, планнарыбызның уңышлы тормышка ашуы турында бүгенге райондашлар һәм киләчәк буын гына әйтә ала. Безнең халыкның ныклылыгында һәм эшсөючәнлегендә кабатланган эш тәҗрибәсе һәм тарихы шуны дәлилли – саналганнарның барысы да – тормышка ашарлык.
Без районыбыз игенчеләренең ел саен югары уңышка, терлекчеләрнең югары савымга һәм көндәлек артымга ирешүе белән хаклы горурланабыз. Икътисадта да казанышларыбыз - сизелерлек, социаль өлкәдә дә күп эшләнә - халыкның тормышы яхшыра.
Көндәлек эшебездә без һәрвакыт республика җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм тоябыз. Юбилей көнендә барлык илешлеләр исеменнән республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, Хөкүмәткә, ведомстволарга һәмминистрлыкларга, районыбызның социаль – икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, рәхмәтебезне җиткерәм. Туган республикабыз чәчкә атсын өчен тагы да тырышыбрак эшләрбез, дип ышандырабыз.
Шунысы шатлыклы, агымдагы елда тагы бер мөһим юбилей – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәкбез. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына туган илебез, республикабыз һәм районыбыз иминлегенә салган зур хезмәтләре өчен рәхмәтлебез.
Кадерле дуслар!
Бүген район киләчәккә ышаныч белән карый. Без үз каһарманнарыбызны һәрвакыт истә тотабыз, кече ватаннарын чәчкә аттыру өчен бар көчен салган һәм салучы, мәдәни кыйммәтләрне арттыручы һәм саклаучы, төрле өлкәләрдә үзләренең казанышлары белән шатландыручы халкыбыз белән горурланабыз. Киләчәк буыннар арытаба да ту-ган җирнең данлыклы елъязмасында яңа битләр ачар һәм район тормышын тагы да матуррак, уңайлырак итәр, дип ышанам.
Районыбызның тотрыклы булып, чәчкә атуын, райондашларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!