Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 февраль 2025, 06:30

Фәһемле очрашу

Балалар район модель китапханәсе тарафыннан Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. мәктәбенең 3"Б" сыйныф укучылары өчен "Тыуған еҙҙең мәшһүр улы"  исемле чара үткәрелде. Ул Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тормышына һәм иҗатына багышланды.

Фәһемле очрашуФәһемле очрашу
Фәһемле очрашу

Әйдәп баручы китапханәче Гөлнара Мәганабиева укучыларны Наҗар Нәҗми биографиясе белән таныштырды. Иң кадерле кешеләргә - шагыйрьнең әнисенә, әтисенә багышланган шигырьләр укыды.
М.Гәрәев исемендәге Башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нурыева шагыйрьнең иң элек лирик шагыйрь буларак танылуы турында сөйләде. Аның шигырьләре эчкерсезлек, тирән фикер, афоризм һәм музыкальлек белән язылганын билгеләп үтте.
Укучылар Наҗар Нәҗминең шахмат уйнарга, ребуслар чишәргә яратуын белделәр. Балаларга шагыйрьнең соңгы елларын Дүртөйле районының Минешты авылындагы музей йортында үткәргәне турында да белү бик кызыклы булды.

Чыганак

Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас