Маяк
-26 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 февраль , 10:45

Лаеклы бүләкләнде

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган концерт узды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырчы Илшат Сибәгатуллин Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреаты булды.

Лаеклы бүләкләнде
Лаеклы бүләкләнде

Остазның туган көнендә аның исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булды, ул ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Быел Русиянең һәм Татарстанның атказанган артистлары белән беррәттән премиягә «Халык башкаруы» номинациясендә Илшат Сибәгатуллин лаек булды.
Илшат Әнәс улын ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Чыганак

Лаеклы бүләкләнде
Лаеклы бүләкләнде
Лаеклы бүләкләнде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: