Әлеге дата уңаеннан районның яугир ветераннары Югары Яркәйдә урнашкан яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәлгә, «Кайгыручы ана» стелласына чәчкәләр салды. Алар истәлеккә фотога да төште.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы дәүләт Җыелышы Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, Дүртөйле шәһре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов катнашты. Шулай ук тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр (вакытлыча ялга кайткан) һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр - очрашуга җыелды. Әфган җирендә ятып калган 8 райондашыбызның исемнәре кабат күңелләрдә яңгырап, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Илдар Мостафин үз чыгышында:
- Һәр ел саен 15 февралькөнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә Әфган җирендә ятып калган егетләребезне искә алабыз. Әфганстан һәм башка локаль сугыш ветераннары, илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телим, - диде.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт программасы тәкъдим ителде.
Лира КӘБИРОВА.