Дәресләрне әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм баш белгечләре оештырды, шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин һәм Илеш районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясенең сектор мөдире Ирек Нуртдинов чакырылды.
Хуҗалыклар җитәкчеләре агымдагы елга планнары белән уртаклаштылар, хезмәткә түләү һәм бүләкләүләр турында сөйләделәр, ә баш белгечләр язгы кыр эшләренә эш планнары, техник паркның торышы һәм әзерлеге турында фикер алыштылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры үз чыгышында техниканы кышкы ремонтлау мәсьәләләренә, шулай ук техникага һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү тәртибенә кагылды. Ул оешмадагы техникага, янгын сүндерү һәм электр хәвефсезлегенә, шулай ук хезмәтне саклау буенча кирәкле документлар исемлегенә, аны алып бару кагыйдәләренә игътибар бирде.