Укучыларга коммерциячел булмаган оешмаларның (НКОның) нәрсә икәнен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, кешеләргә нинди файда китерүләре турында шушы оешмаларның вәкилләреннән белү файдалы булды.
Бу хакта аларга «Добро» җәмгыяте директоры Галия Фәхрисламова, «Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» рәисе Фәвис Гарифуллин һәм «Бөтен дөньяда бердәмлек һәм тынычлык өчен гаиләләр федерациясе» җитәкчесе Илсөяр Павлова сөйләде.
Бүген без үз вакытын һәм көчен башкалар хакына бирүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең эшегез дөньяны яхшырта һәм игелекле гамәлләргә рухландыра.