Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 март 2025, 05:10

“Нәни принцессалар балы”нда

4 март көнне Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан Башлыгының тормыш иптәше «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронаты астында мөмкинлекләре чикләнгән кызлар өчен “Нәни принцессалар балы” узды.Бәйрәмгә бөтен республикадан 286 бала, шул исәптән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән балалар килде. Безнең районнан “Принцессалар балы”на 4 кыз чакырылды.

“Нәни принцессалар балы”нда“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда

6 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь принцессаларга мастер-класслар, иҗади күргәзмә, танылган кешеләр белән очрашулар оештырылды, театр фойесында фотозоналар, фотобудкалар, визаж студиясе эшләде. Кергәндә катнашучыларны зур курчаклар каршы алды.
Балда катнашучылар «Том Сойер» спектаклен карадылар һәм аларның һәркайсы бүләк алды. Ә күпләр республика Башлыгы белән селфи ясый алды.
Балалар бик матур вакыт үткәрделәр һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар.

Чыганак

“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
“Нәни принцессалар балы”нда
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас