Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 март 2025, 06:00

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март килә. Бу көн кояш нурлары, колач-колач чәчәкләр тоткан хатын-кыз елмаюлары белән матурланыр. Балалар иҗаты үзәгендә бу көнне кызыклы һәм күңелле “Ягез әле, кызлар!” программасы билгеләп үтелде.

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте

Чарада катнашучылар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Кызлар үзләренең артистлыклары, тапкырлыклары белән сөендерделәр, тамашачыларга рәхәтлек китерделәр, һәркемнең кәефен күтәрделәр.
Күңелле һәм шаян конкурслар бәйрәм кунакларын битараф калдырмады. Залдагыларның барысы да дәрт, энергия алдылар һәм үткәргән көннән канәгать калдылар. Кызлар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр ачыкланды, ләкин иң элек дуслык җиңде. Соңыннан барлык катнашучыларга да грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды. Чара балаларда уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды.

Чыганак

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас