“Башкорт озын гомерлелеге. Туризм” программасы өлкән буын кешеләренә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә, өйдән чыгарга, хәрәкәт итәргә, аралашырга мәҗбүр итә», - дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Безнең Илеш районында да соңгы елларда “Башкорт озын гомерлелеге” өлкәсе кызу темплар белән үсеш ала. Шул рәвешле, туристлар агымы да үсә бара. Туристик проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.
«Туризм» юнәлеше буенча – безнең республика буенча да, аннан читтә дә (Беларус Республикасында) бер көнлек һәм экскурсия турлары, БР эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Сәяхәт 8 көн һәм 7 төн дәвам итә. Тур вакытында катнашучылар төбәк башкаласы белән танышалар, борынгы Хатынь, Дудутки шәһәрләрендә, урта гасырлардагы Мир һәм Несвиж замокларында булалар. Экскурсия маршрутына шулай ук «Хатынь» һәм «Тростенец» мемориаль комплекслары, атаклы «Дудутки» һөнәрчелек музее да керә. Минск шәһәре буйлап йөрү өчен буш вакыт, «Столица» җир асты сәүдә үзәгенә бару каралган. ⠀
Проектта катнашучылар өчен ике урынлыга урнаштыру өчен турның бәясе-34400 сум. Турның гадәти бәясе – 48400. ⠀
Бәягә кертелгән:
* Уфа - Минск-Уфа авиабилеты (багажны да кертеп).
* Медицина страховкасы.
* Аэропорттан кунакханәгә һәм кирегә трансфер, программа буенча транспорт хезмәте күрсәтү.
* Программа буенча гид - озатып йөрүче хезмәтләре.
* Иртәнге ашлар белән кунакханәдә 7 төн яшәү.
* Минск буенча экскурсия.
* Бөек Ватан сугышы тарихы музеена керү билетлары белән экскурсия.
* “Хатынь - Курган Славы” экскурсия, керү билетлары белән.
* Мир (тышкы карау) һәм Несвиж замок комплексларына экскурсия (керү билетлары белән) .
* Керү билетлары белән “Дудутки” комплексына экскурсия.
* Милли сәнгать музеена экскурсия. ⠀
Тур бәясенә кермәгән:
* Төш һәм кичке аш.
* Шәхси чыгымнар.
* Багаж ташу.⠀
*Һава шартларына, юл хәлләренә, дәүләт чараларын уздыруга һәм башка бәйсез сәбәпләргә бәйле рәвештә чаралар тәртибен үзгәртү һәм аерым экскурсияләрне алмаштыру рөхсәт ителә. ⠀
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт-белорус озын гомерлелеге.Туризм” проектында Башкортстанда яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк булган туристлар катнаша ала. Моның өчен баш-белорусское-долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында теркәлергә һәм сәфәргә заявка калдырырга кирәк.
"Башкорт озын гомерлелеге" Региональ программасы турында укырга мөмкин:https://dolgoletie.bashkortostan.ru/