Гөлнара Фәнил кызы студентлар белән бүгенге көнгә мөһим һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты:
- юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм идарә итү хокукы булмаган машина йөртүчеләргә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы;
- яктылыкны кире кайтаручы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллануның мөһимлеге;
- мототранспортта йөрү кагыйдәләре (скутерлар, мопедлар, питбайклар, мотоцикллар, электр самокатлары).
Шулай ук балаларны юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, шул исәптән фаҗигале нәтиҗәләре белән дә таныштырды.
Лариса Ринат кызы студентларга интернет челтәрендә булу кагыйдәләре, интернет статистикасы һәм телефон мошенниклары турында сөйләде, таныш булмаган номерлардан шалтырату кабул итмәскә кирәклеге турында искәртте. Шулай ук үзеңне мошенниклыктан ничек якларга, шәхси мәгълүматны таратудан ничек качарга, шикле сылтамалар буенча күчмәскә һәм һәрвакыт мәгълүмат чыганакларын тикшерергә дигән берничә киңәш тәкъдим итте. Студентларга комендант сәгатен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Бу чара барлык студентлар өчен дә файдалы һәм мәгълүмати булды. Колледж администрациясе полиция хезмәткәрләренә эчтәлекле әңгәмәләре өчен рәхмәт белдерә.