+17 °С
Ясно
Уен барышында катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Алар сугыш тарихы һәм илебезне данлаган геройлар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Квиз-уены нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Тәтешле районы командасы танылды, икенче урында - Илеш районы командасы, өченче - Борай районы делегациясе лаек булды.
Барлык катнашучы һәм җиңүче командаларны уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез.