Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 апрель 2025, 06:30

Район делегациясе республика форумында

Уфаның «Торатау» конгресс-холында «Управдом» республика форумы узды. Анда күпфатирлы йортларның совет рәисләре, торак-коммуналь хуҗалык активистлары, хакимият органнары, идарәче компанияләр, бизнес вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Район делегациясе республика форумындаРайон делегациясе республика форумында
Район делегациясе республика форумында

Катнашучылар күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең перспектив тәҗрибәләре, капремонт программасын гамәлгә ашыру һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен тарифны арттыру мәсьәләләре, коммуналь ресурсларны рациональ куллану юллары, 2026 елда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Форум эшендә Илеш районыннан да делегация катнашты.
Чара тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышу һәм барлык халык өчен уңайлы һәм имин торак булдыруга юнәлдерелгән карарлар эзләү мәйданчыгына әверелде.

Чыганак

Район делегациясе республика форумында
Район делегациясе республика форумында
Район делегациясе республика форумында
Район делегациясе республика форумында
Район делегациясе республика форумында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас