+21 °С
Болытлы


Ярышларда катнашучыларны Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Зарипов, 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетов һәм Илеш районы "Хәрби туганлык" җәмгыяте рәисе Фларис Нурлыгаянов сәламләде. Аларның сүзләре спортчыларны югары нәтиҗәләргә илһамландырды!
Быел ярышларда Илеш, Шаран, Иглин районнарыннан, Стәрлетамак шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының Актаныш һәм Мөслим авылларыннан 120дән артык талантлы спортчы катнашты. Ярышлар 13 яшь категориясендә узды.