Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 апрель 2025, 06:30

"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында

“Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә соңгы берничә елда район территориясендә шактый мәйданнарда агач үсентеләре утыртылды. Бу чараның максаты - экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү, торак пунктларын яшелләндерү, аларга матур һәм кызыклы тышкы кыяфәт бирү, төбәктә экологик хәлне яхшырту. Узган атнада «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында авыл советы авыл биләмәләре буш торган җирләрне, палисадникларны яшелләндерү чарасына кушылып, төрле агачлар утыртылды.

"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында

Бүген дә илешлеләр шушы изге акцияга кушылып, тау битендә телебашня астында экологик өмәгә җыелды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Уфа кунагы - БР финанс министрлыгының казначылык идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Фәрит кызы Алимбекова, безнең хөрмәтле хезмәт ветераннарыбыз, "Хәрби туганлык" хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Илеш бүлекчәсе әгъзалары, "Ватанны саклаучылар" фонды координаторлары, сугышчыларның ата-аналары, "Бердәм Русия", "РФ Коммунистлар партиясе" партияләре әгъзалары, янгын сүндерүчеләр, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.
Әлеге территориядә "Җиңү-80" геоглифы булдырылды. Геоглиф - ул җир өслегенә төшерелгән бизәк, орнамент яки самолетлардан күренеп торган зур үлчәмле язу.
Бүгенге безнең объект - "Җиңү-80" язуы. Ул самолетлардан да, трассадан да бик яхшы күренәчәк. Бу геоглиф халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлана һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлеген ныгытуга хезмәт итәчәк.
Шулай ук Совет һәм Ленин урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында эре үлчәмле агачлар утыртылды. Узган ел бу ишегаллары «Башкорт ишегаллары» программасы буенча төзекләндерелде. Бу безнең төбәк табигатен баетырга һәм киләчәк буыннар өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

 

"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
"Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас