

«Ауаз» фестиваленең максаты – башкорт халык йолаларын, халыкның авыз-тел иҗатын, җырларын, биюләрен, уеннарын, кәсепләрен саклау һәм үстерү, шулай ук яңа талантларны ачыклау. Быел 26 районнан, 5 шәһәрдән 740 кешедән торган 47 иҗади коллектив катнашты. Фестивальгә килүчеләрне район мәдәният сараеның дискозалында 42 декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе каршы алды.
Әйтергә кирәк, жюри белгечләрне, сәнгать осталарын берләштерде. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеге укытучысы, Башкортстан Республикасының халык артисты, профессор Вахит Галибай улы Хызыров, филология фәннәре докторы, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Нәркәс Әхмәт кызы Хөббетдинова, З. Исмәгыйлев ис. Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, БР атказанган артисты Фирдүс Хәнәфи улы Шәрәфуллин, биюләр куючы балетмейстер, укчы, халык киемнәре остасы, «Дарман» үрнәкле бию ансамбле җитәкчесе, БР атказанган артисты Роберт Ринат улы Хәмидуллин, «Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамбле солисты, халыкара, бөтенрусия, республика конкурслары лауреаты Юлай Ринат улы Касыймов, М.Кәрим исемендәге БР Милли яшьләр театры актрисасы, БР атказанган артисты Гөлсем Вәлиулла кызы Бикбулатова, фольклорчы-этнограф, Тарих, тел һәм әдәбият институты Уфа тикшеренү үзәгенең кече фәнни хезмәткәре, БСТ телеканалы хәбәрчесе Азат Хәйдәр улы Галиуллин, РЦНТ халык иҗаты жанрлары буенча баш белгече, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ауаз» фестивале авторы һәм координаторы Гөлгенә Вәлит кызы Баймурзина һәр катнашучыга гадел бәяләмәсен бирде.
Фестивальдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеге укытучысы, Башкортстан Республикасының халык артисты, профессор Вахит Галибай улы Хызыров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, аларга уңыш теләде.
Бу көнне район мәдәният сарае сәхнәсе коллективларның чыгышларыннан гөрләп торды. Финал турына чыккан коллективлар, үзешчән сәнгать осталары берсеннән-берсе матур чыгышлары белән илешлеләрне сөендерде, гомумән, барлык юнәлештәге һәвәскәр коллективлар, гаилә династияләре һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары, талиблар һәм һөнәри башкаручылар төрле номинацияләрдә көч сынашты.
Фестивальгә нәтиҗә ясаганда һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Гран-прины Зианчура районының «Йырау» башкорт фольклор ансамбле яулады. 16 яшькә кадәргеләрдән «Бию коллективы» номинациясендә «Йондоз» үрнәкле халык биюләре ансамбле (Кырмыскалы районы)-1нче, «Йәйғор» үрнәкле хореография коллективы (Аскын) – 2нче, «Аҡбуҙат» үрнәкле бию ансамбле (Илеш) 3нче урынга лаек булды. 16 яшьтән өлкәнрәкләр «Бию коллективы» номинациясендә «Җиңгәчәй» халык биюләре фольклор ансамбле (Пермь крае) - беренче урын булса, «Торнаҡай» фольклор коллективы (Салават районы) һәм «Илеш» бию коллективы икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
16 яшькә кадәргеләрдән «Вокаль инструменталь коллектив» номинациясендә райондашларыбыз - «Мирас» халык фольклор музыка ансамбле һәм “Моңдаш” вокаль ансамбле беренче урынга чыкты. Уфа шәһәренең “Ирмәк” инструменталь ансамбле – икенче, «Хәтирә» халык фольклорный ансамбле (Белорет) өченче урын алды. 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «Вокаль-инструменталь коллектив» номинациясендә Сибай шәһәренең «Урал Батыр» чәчәннәр мәктәбе иң осталары дип танылып, беренче урын алды. «Әйле-Ҡатай» этно-төркеме (Кыйгы) икенче урынга лаек булды.
16 яшькә кадәргеләрдән «Фольклор коллектив» номинациясендә илешлеләр сынатмады - «Ҡолонсаҡ» фольклор төркеме беренче урын яулады. «Умырзая» үрнәкле балалар башкорт фольклор ансамбле (Архангель) икенче урынга чыкты. 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «Фольклор коллектив» номинациясендә Ишембай районының “Миләш” фольклор коллективына - беренче, Ырымбур өлкәсенең “Хәзинә” фольклор төркеменә –икенче, Уфа шәһәренең «Йәшмәләр», Белорет районының «Йәмәлекәй», Салават районының «Шардәле» фольклор коллективына өченче урын бирелде. “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә башкорт халык костюмының «Селтәр» халык студиясе беренче урынга лаек дип табылса, Иглин районыннан Габидә Вәлиева һәм К.А.Вәлиев ис. Сибай сәнгать колледжыннан Асия Шәйнуллина икенчеөченче урыннарны бүлеште.
Чара кысаларында халык иҗаты жанрлары буенча иҗади лаборатория һәм мастер-класслар, халык һөнәрләре, сынлы сәнгать ярминкәсе оештырылды. Гомумән, районда үткән “Ауаз” республика фестивале, халыкның җырмоңнары һәм фольклоры хәзерге заман сәнгате белән үрелеп барып, тамашачы күңеленә хуш килде. Әлеге мөһим чара милли йолаларны, дәртле биюләрне, моңлы җырларыбызны, горефгадәтләребезне саклауга, зурлауга ачык мисал буларак, үз максатына иреште.
Лилия ЙОСЫПОВА.