

Рүзил Югары Яркәйдә туып-үсә. Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәпне тәмамлый. Башкорт аграр-технология колледжында авыл хуҗалыгы мастеры һөнәрен үзләштерә. 2001 елда армия сафларына юллана. Киров өлкәсе ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган ил алдындагы бурычын намуслы үтәп, 2003 елда туган ягына аяк баса.
Ул төрле оешмаларда водитель булып эшли. 2022 елның 18 октябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Пенза шәһәрендә хәрби әзерлек үтеп, Донецк өлкәсенә җибәрелә. Якташыбыз мотоукчылар полкында хезмәт итә. Куәтле “Урал” машинасын хезмәтләндерә.
Үзен кече яшьтән физик яктан нык, көчле рухлы итеп әзерләүгә күп көч сала. Бу сыйфатлар аңа хәрби хезмәттә бик ярдәм итә. Кешеләрне аңлый белгән, үз фикере булган егет кайда булса да сынатмый. Командиры күрсәтмәләрен төгәл үти, хезмәттәшләре белән дөрес мөгамәләдә эш итә белә. Рүзил “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән. Тырышлыгы һәм хезмәттәге аерымлыгы өчен хәрби часть командирының Грамотасына ия булган.
- Алгы сызыкта безнең солдатлар арасында бердәмлек, дуслык көчле. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Башкортстан егетләре белән бергәбез. Башка төбәкләрдән дә кыю егетләр, арада чын патриотлар бар. Сугыш кирәк-яраклары белән тәэминат әйбәт. Коры ризыклар бар. Алгы сызыкта булу кешене чыныктыра. Без төрле хәлдән чыгу юлларын табарга өйрәндек, - ди батыр яугир.
Безнең районнан күп ир-егетләр бүген СВО зонасында алгы сызыкта хәрби хезмәттә. Аларның сафлары тулыланып тора. Батыр якташларыбыз белән горурланабыз, үзләрен сакласыннар дибез һәм барысы да исән-сау, җиңү белән кайтсыннар.
Лира ШАМИЛЕВА.