Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 Май 2025, 08:00

Өметегезне кичектермәгез

«Кеше дөньяда яши алмый, әгәр аның алда бернинди шатлыклы нәрсәсе булмаса. Кеше тормышының чын стимулы булып иртәгәге шатлык тора», - дип язган педагог Антон Макаренко. Атаклы рус педагогының бу сүзләре бер әби белән очрашканнан соң искә төште. Тормыш, вакыйгаларның алдан әйтеп булмый торган калейдоскобы кебек, кайвакыт көтмәгәндә язмышны баштанаяк әйләндерә. Бер көнне Ира Исмәгыйль кызының район үзәгеннән ерак, Теләпән авылы читендәге иске өйдә ялгыз калачагын кем белгән?

Өметегезне кичектермәгезӨметегезне кичектермәгез
Өметегезне кичектермәгез

Ул 1939 елда Свердловск өлкәсендә туган, балачагын кояшлы Үзбәкстанда үткәргән, ә 1963 елда ире Фәнәви артыннан Башкортстанга күчеп килә. Гомер ипләп кенә үз җаена ага бирә. Көтмәгәндә кайгы җиле ишек кага: башта яраткан ире вафат була, аннары, биш ел элек, бердәнбер улы, аны ялгыз калдыра.

Хәер, килене һәм оныклары хәзер Казанда яши, ә килене төньякта вахтада. Дөрес, алар башта аның янына кайтып йөргәннәр. Ләкин акрынлап аларның мөнәсәбәтләре тукталган.

Беренче тапкыр безнең социаль участковыйлар хезмәтенә өч ел элек мөрәҗәгать иткән иде. ул тагын безнең янга килде. Кирәкле документларны яңадан яңартырга һәм чиратка куярга туры килде. Без атна саен аның белән элемтәдә торабыз, сәламәтлек торышы белән кызыксынабыз. Без бер генә вакыйга сөйләдек, ә социаль участковыйлар хезмәтенә мохтаҗ кешеләр күп. Безнең бурыч - аларны игътибар, кайгырту, күңел җылысы белән әйләндереп алу. Аларга яхшылык бүләк итәргә, тормышларына шатлык, тынычлык һәм бәхет өстәргә. Тормыш авырлыкларын үзе генә җиңә алмаячагын аңлагач, ул тагын безгә ярдәм сорап килде. Әйе, безнең алда өлкән яшьтәге хатын гына түгел, ә җылылыкка һәм кайгыртуга сусаган җан иде. Азык-төлек туплап, әби янына бардык. Авыл читендә искергән йорт тора, якын-тирәдә беркем дә яшәми... мескен әбигә мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итәргә кирәк иде.

Медицина тикшерүе узып, документлар җыеп, Ира Исмәгыйль кызы тиешле тәрбия һәм дәвалануны тәэмин итә алырлык интернат-йортка юллама алды. Без аны үзебез илтеп урнаштырдык, кыска гына вакыт эчендә ул безнең өчен якын кешегә әверелде. Ул безнең белән күз яшьләре белән саубуллашты, күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Ләкин бу ел башында танышыбыз яңадан безнең ишек төбендә басып тора иде. Ул вакытта интернатта калмаганы өчен гафу үтенеп, елый-елый башыннан үткәннәрне сөйләде. Аны кызганып, Казаннан ерак туганнары үзләренә яшәргә алганнар икән, ә ярты елдан соң, китүен сораганнар. Ә беркөнне кинәт кенә килене килеп Дүртөйле шәһәренә алып китә, әмма аларның мөнәсәбәтләре дә җайга салынмый... Ира Исмәгыйль кызына кире авылына кайтырга туры килә. Озак уйлап тормыйча, ул тагын безнең янга килде. Кирәкле документларны яңадан яңартырга һәм чиратка куярга туры килде. Без атна саен аның белән элемтәдә торабыз, сәламәтлек торышы белән кызыксынабыз.

Без бер генә вакыйга сөйләдек, ә социаль участковыйлар хезмәтенә мохтаҗ кешеләр күп. Безнең бурыч - аларны игътибар, кайгырту, күңел җылысы белән әйләндереп алу. Аларга яхшылык бүләк итәргә, тормышларына шатлык, тынычлык һәм бәхет өстәргә.

Эльвиза ЯГЪФӘРОВА, Илеш районы социаль участковыйлар хезмәтенең социаль эше буенча белгече, Гөлнур ГЫЙМАДИСЛАМОВА, психолог.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас