

2025 елның 12-13 маенда Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак. Делегатлар «Башкортстан» дәүләт концерт залына җыелачак. Болар - Башкортстан Республикасы гомум белем бирү оешмаларының башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, башкорт телен өйрәнүче Русия төбәкләренең укытучылары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, урта һәм югары уку йортлары укытучылары, районнарда туган телләрне күзәтүче мәгариф идарәләре (бүлекләре) белгечләре һәм методистлары һәм башка вәкилләр булачак.
Съезд башкорт теле һәм әдәбиятын үстерү, саклау, бүгенге көндә аны үстерүдә яңа методикалар буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнар кору, алдынгы укытучыларның тәҗрибәсен тарату кирәклеген күз уңында тоту максатыннан оештырыла.
II Бөтенрусия съездында Илеш районыннан да делегатлар катнашачак. Алар - муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Назыйм улы Хәертдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Фарух кызы Кашапова, методисты Зинфира Саный кызы Минһаҗева, Югары Манчар филиалы Бишкурай урта мәктәбенең укытучысы Рәмзилә Рафат кызы Хәдимуллина һәм Ишкар урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Мөнәвир кызы Садертдинова.
Съездда төрле мәйданчыклар эшлиячәк. Һәрбер делегат төрле тәҗрибә уртаклашу мәйданчыкларында катнашачак. Һәр белгечкә - муниципаль район хакимиятләре башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар, район мәгариф бүлеге начальниклар, методистлар һәм укытучылар өчен аерым мәйданчыкларда шөгыльләнәнү оештырылачак.
“Безнең район делегатлары тәҗрибәле укытучылар. Алар һәрберсе төрле-төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган һөнәр осталары. Үз хезмәтенә намус белән караучы укытучыларыбыз сәләтле укучыларны үстерү өстендә күп көч салалар. Аларның укучылары төрле конкурслар һәм чараларда катнашып, олимпиадаларда чыгыш ясап лаеклы урыннар алалар.
Узачак чарада, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында каралачак мәсьәләләр тормышка ашырылыр һәм киләчәктә дә шундый чаралар оештырылып торыр дигән өметтә калабыз”, - дип үз фикере белән бүлеште район мәгариф бүлеге методисты Зинфира Минһаҗева.