+21 °С
Болытлы


Илеш районында активистлар «Батырлык һәм намус байрагы»н аеруча дулкынланып каршы алдылар. Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча оператив штаб җитәкчесе Илдар Җәүдәт улы исемле подразделениеләрнең барлыкка килү тарихы, аларның сугышчан юлы һәм аларда хезмәт итүче геройлар турында җентекләп сөйләде. Ул сугышчыларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауның һәм бу белемнәрне яшь буынга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.