Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 Май 2025, 10:00

Янгыннардан сак булыгыз!

Агымдагы елның 21 маена республика территориясендә 2619 янгын теркәлде, аларда 104 кеше, шуларның 7се балалар һәлак булды. Янгынның куркыныч факторлары тәэсиреннән 69 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Янгыннардан сак булыгыз!Янгыннардан сак булыгыз!
Янгыннардан сак булыгыз!

Бүгенге көндә районда 17 янгын чыгып, 1 кеше гомере өзелде. Кар китү белән коры үләннәр яна башлады. Янгын сүндерү бүлекчәләре аларны сүндерүгә көненә дүрт тапкыр чыга. Аларның сәбәбе - кешеләрнең янгын хәвефсезлегенә җавапсыз һәм ваемсыз мөнәсәбәте.

Чирәмгә ташланган теләсә нинди тәмәке төпчеге, шырпы белән балалар уеннары янгынга китерергә мөмкин. Үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру куркынычы шунда ки, ут зур мәйданнарга тиз таралырга, ә кайчак торак корылмаларга һәм урман массивларына да күчәргә мөмкин.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 432-р номерлы карары белән Башкортстан Республикасы территориясендә 2025 елның 18 апреленнән махсус боерыкка кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Моңа бәйле авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, юл буенда, елга һәм күл зоналарында, шәһәр һәм авыл биләмәләре территорияләрендә, коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар территорияләрендә, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учак ягу тыела.

Урман утыртмалары белән чиктәш объектларда, шулай ук торфлы туфраклы районнарда урнашкан объектларда янгынга каршы минераллаштырылган саклагыч полосалар булдыру, коры үсемлекләрне бетерү (җыю), табигый һәм ландшафт янгыннары вакытында ут таралуны кисәтә торган башка чаралар каралырга тиеш. Янучан материалларны, чүп-чарны, агач, төзелеш һәм башка материаллар калдыкларын туплау өчен төрле билгеләнештәге объектлардан һәм корылмалардан урман утыртмаларына, торф эшкәртү яисә ачык яту урыннарына кадәр янгынга каршы ераклыктагы территорияләрдән файдалану тыела.

Объектларны янучан калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартуны тәэмин итү таләп ителә. Янгын хәле начарайган очракта гражданнарның урманнарда булуларын чикләү чараларын күрергә кирәк.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә, янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозулар гражданнарга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр; вазыйфалы шәхесләргә - утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; юридик шәхес төземичә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхесләргә - алтмыш мең сумнан алып сиксән мең сумга кадәр; юридик шәхесләргә - дүрт йөз меңнән сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Кискен җил искән саен һава торышы үзгәреп тора, шуңа күрә янгыннар килеп чыгу һәм тиз таралу куркынычы арта. Шуңа бәйле рәвештә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кагыйдәләрне үтәү мөһим. Корылмаларга ут таралу мөмкинлеген булдырмау максатында йорт тирәсен узган елгы корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартыгыз. Һәр торак йорт янына сулы савыт куегыз. Янгын куркынычы булган эшләрне (эретеп ябыштыру, «болгаркалар» белән һ. б.) башкармагыз һәм коры һәм җилле һава шартларында яисә шторм кисәтүе алганда учаклар кабызмагыз. Балаларга шырпы, зажигалка һәм башка ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки аларның шаяруы - янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе. Шешәләрне, пыялаларны һәм кояш нурларын туплап, янгын чыгарырга мөмкин булган башка чүп-чарны теләсәс кайа ыргытмагыз.

Районда берничә ел дәвамында торак йортларны автоном төтен янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү буенча актив эш алып барыла. Кызганычка каршы, күпләр әлеге приборларны эксплуатацияләүгә җитәрлек дәрәҗәдә җитди карамый - туклану элементларын (батареяларны) вакытында алыштырмый. Янгын вакытында хәбәрче эшләтеп җибәрү йөзләгән кешенең гомерен саклап калды.

Хәзер инде GSM-модульле автоном төтенле янгын хәбәрчеләре бар. Бу җайланма автоном янгын сигнализациясе сыйфатында кулланыла. GSM-модульле автоном төтенле янгын хәбәрчесе бинада төтен барлыкка килүгә җавап бирә, янгын турында көчле тавыш белән хәбәр итә, ә кертелгән GSM-модуль ярдәмендә янгын турында хәбәр итү шулай ук телефонга да килеп чыга (шалтырату, СМС). GSM-модульле АДПИ һәлакәт турында бер үк вакытта алты телефон номеры (кәрәзле телефоннарны да кертеп) аша хәбәр итәргә мөмкинлек бирә: янгын сагы бүлекчәләренә генә түгел, ә берничә минут эчендә зыян күрүчегә эвакуацияләнергә ярдәм итә алачак күршеләренә дә. GSM-модульле АДПИны ялгыз өлкән кешеләр, аз хәрәкәтләнүче инвалидлар, авыру һәм кечкенә балалар яшәгән урыннарда урнаштыру аеруча мөһим, чөнки аларның янгыннарда һәлак булу куркынычы халыкның башка категорияләренә караганда күпкә югарырак. Хәтта булган хәлләрне күреп тә, алар еш кына телефонга барып җитә алмый һәм янгын сагы бүлекчәсен чакыра алмый, куркыныч зонадан китү өчен мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр дә кабул итә алмый.

Үзегезгә, сезнең белән янәшәдә яшәүче кешеләргә карата уяу һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр сез янгын шаһиты булсагыз, бу хакта кичекмәстән 112, 01 «коткару телефоны» на хәбәр итегез. Янгын сүндерү часте телефоны - 8-962-534-01-01. Әлеге номерны үз телефоннарыгызда сакларга киңәш итәм, чөнки 112 линиясе кайчак артык йөкләнгән булырга мөмкин һәм янгын турында тиз хәбәр итә алмаска мөмкин.

Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтенең 18 янгын-коткару отрядының 122 янгын-коткару часте начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас