Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
31 Май 2025, 06:00

Балалар паркта күңел ачтылар

Балаларны яклау көне һәр балага карата кайгырту, мәхәббәт һәм игътибарның мөһим икәнлеген искә төшерүче бәйрәм.Бу искиткеч көн алдыннан РФ Пенсия һәм социаль фондының Башкортостан Республикасы буенча Илеш районындагы клиент хезмәте, Бренчеләр хәрәкәте, Балалар иҗаты үзәге коллективлары мәдәният һәм ял паркында «Онык көне» дигән бәйрәм чарасы оештырды.

Балалар паркта күңел ачтыларБалалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар

Кояшлы матур көнне паркта музыка яңгырады, балалар күңелле биеделәр һәм уйнадылар, ә картый-нәнәйләр, яшьлекләрен искә төшереп, рәхәтләнеп аларга кушылдылар.

Аннары «Бәхетле балачак» темасына асфальтта рәсемнәр төшерү конкурсы оештырылды. Мәдәният һәм ял паркы ачык һавада чын сәнгать остаханәсенә әверелде.

Энергия һәм энтузиазм белән тулы картый-нәнәйләр, оныклары белән кулга-кул тотынышып, үзләренең хыялларын һәм фантазияләрен асфальтта гәүдәләндереп, якты картиналар иҗат иттеләр.

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Беркем дә игътибарсыз һәм бүләксез калмады. Чарада катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды.

Әлеге көннең төп бурычы - балаларга шатлык бүләк итү генә түгел, буыннар арасындагы элемтәне ныгыту, өлкәннәрнең зирәклеген һәм тәҗрибәсен кечеләргә тапшыру, аларны үз гаиләләренең гореф-гадәтләрен һәм тарихын бәяләргә өйрәтү.

Балалар - безнең киләчәгебез һәм аның нинди булачагы бездән тора. Аларга үзебезнең мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны һәм игътибарыбызны бүләк итик. Без аларның бәхетле, сәламәт һәм үз-үзләренә ышанган кешеләр булып үсүләрен телибез.

Чыганак

Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Балалар паркта күңел ачтылар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас