+21 °С
Болытлы


Күркәм чарада махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Айбулатның әнисе - Гөлчәчәк Ахунова авыл балалары өчен төзеткән уен паркы ачылды. Бу матур заманча эшләнгән мәйданчыкта таганнар, батут, тау, беседка урнаштырылган, аерым бинада теннис өстәле, тренажерлар да куелган. Кызыклы уеннар өчен барысы да бар!
Сабыйларга бәйрәм көнендә шундый зур бүләк ясаган Гөлчәчәк ханымга ата-аналар, авыл халкы ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый матур һәм заманча җиһазландырылган уен майданчыгы балаларны бик шатландырды.