Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 июнь 2025, 07:00

Киләчәкләре ышанычлы булсын

1 июнь җәйнең беренче көне генә түгел, балаларны яклау көне дә икәнен һәркем белә.

Киләчәкләре ышанычлы булсынКиләчәкләре ышанычлы булсын
Киләчәкләре ышанычлы булсын

Бу көнне парклар сабыйларның шат тавышлары белән тула, аттракционнарга чиратлар тезелә, ә туңдырма тонналап ашала. Балаларны яклау көненең барлыкка килү тарихы 1950 нче елга барып тоташа: нәкъ шул вакытта бөтен дөнья кешеләре беренче тапкыр билгеләп үтә, бу аны иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе итә. Аны үткәрү турында карар 1949 елның ноябрь аенда Халыкара хатын - кызлар демократик федерациясе тарафыннан махсус сессиядә кабул ителә.

Бәйрәмнең махсус символикасы бар, бу яшел тукыма рәвешендәге флаг, анда Җир планетасын белдерүче символ сурәтләнгән, аның тирәсендә төрле төстәге биш схематик кеше (кызыл, зәңгәр, кара, ак һәм сары) урнашкан. Флагның мәгънәсе - җирдә яшәүче ке-шеләрнең бердәмлеге һәм төрлелеге.

Бәйрәмнең төп бурычы - балалар хокукларын яклау буенча законнарны искә төшерү һәм популярлаштыру. Аларны нәрсәдән сакларга кирәк соң? Сабыйлар хәрби конфликтлардан, авырулардан, ачлыктан һәм фәкыйрьлектән сакланырга тиеш. Шулай ук лаеклы яшәү шартларына, тәрбиягә, белем алуга, физик һәм рухи үсешкә хокуклары булырга тиеш.

Балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендә ата-аналары яки илебезнең башка гражданнары кебек үк хокуклары бар. Халыкның сәламәтлеген саклауның төп принциплары булып гражданнарның сәламәтлекне саклау өлкәсендәге хокукларын үтәү һәм аның белән бәйле дәүләт гарантияләрен тәэмин итү генә түгел, ә балаларның сәламәтлеген саклауның өстенлеге дә тора. Гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру балачактан башлана һәм гражданнарга сәламәтлекләре өчен куркыныч факторлар турында мәгълүмат бирүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыруга, шул исәптән физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен юнәлдерелгән чаралар үткәрү юлы белән тәэмин ителә. Медицина тикшерүләрен узу, диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүе, баланың медицина реабилитациясе, балаларның сәламәтләнү һәм ял итү чорында медицина ярдәме алу, балигъ булмаганнарның сәламәтлек торышы һәм медицина документлары белән танышу үзенчәлекләре турында мәгълүмат алу хокукы, балаларны санитар-гигиенага укыту, медицина чараларына ирекле ризалашу, стационарда законлы вәкил белән булу, 3 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән тәэмин итү, түләүле медицина хезмәтләре алу - балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендәге төп хокуклары. Шуңа күрә 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, бөтен дөньяда балаларның хәленә игътибар бирү максатыннан чаралар үткәрелә. Һәр сабыйның кайгысыз һәм бәхетле балачакка тулы хокукы бар. Аның нинди булачагы бары тик бездән, өлкәннәрдән тора. Балаларны яклау көнендә барлык кызлар һәм малайлар мәхәббәт, кирәклеген һәм яклау хисен тойсын, беркайчан да ваемсызлык һәм мәрхәмәтсезлек белән очрашмасыннар, бәла-казалар, сугышлар, авырулар һәм борчылулар аларны читләтеп үтсен иде.

Гөлнур КАДЫЙРОВА, район үзәк дәваханәсенең участок педиатры.

Киләчәкләре ышанычлы булсын
Киләчәкләре ышанычлы булсын
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас