

Илеш районынан Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучысы Регина Гомәрова (укытучысы А.Ф.Фәсхетдинова) катнашты. Очрашу диалог формасында узды, балалар турыдан-туры аралаша алдылар, министр һәм Каринэ Хәбировага үз сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында барлык укучыларга Әминә Шәфыйкова һәм Каринэ Хәбирова имза куйган "Урал батыр" исемле китаплар тапшырылды.
Аралашудан соң очрашуда катнашучыларның барысы да Башкортстан Республикасы балалар җыелма хорының зур концертында булдылар. Аның составында шулай ук Илеш сәнгать мәктәбенең хор бүлеге укучылары да чыгыш ясады ( укытучылары Л. Т.Габдуллина, Э. И.Шәмсиева).
Чара масштаблы "Китап - бәйрәм" фестивале кысаларында узды. Илеш районы Балалар сәнгать мәктәбенең хор коллективы конкурс-фестиваль эшчәнлегенең соңгы ике елдагы искиткеч нәтиҗәләре нигезендә катнашучылар санына керде.