Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 июнь 2025, 05:10

«Орленок» үз ишекләрен ачты!

«Орленок» балаларны сәламәтләндерү лагерында беренче смена башланды. Әлеге смена «Бөек Җиңү варислары» исеме астында уза. Ул мәгариф, үсеш һәм тәрбияне мавыктыргыч уен формасында берләштерә.

«Орленок» үз ишекләрен ачты!«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!

Оештыручылар 2025 елның җәйге сезоны һәр ял итүче бала өчен якты, бай һәм истә калырлык булачак, дип вәгъдә иттеләр.
Лагерьда ял күңелле генә түгел, хәвефсез дә булсын өчен көн режимын, дисциплинаны һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Балалар уңайлы корпусларда яшәячәк, көненә алты тапкыр тукланачак һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алачак. Алар күңелле ял итеп, яңа дуслар белән танышып һәм үзләре өчен бик күп яңа, кызыклы онытылмаслык вакыт үткәрәчәкләр.
Балаларга ачышлар, илһам һәм яңа мөмкинлекләр белән тулы күңелле яллар телибез.

Чыганак

 

«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!
«Орленок» үз ишекләрен ачты!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас