Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
3 июнь 2025, 07:00

«Патриот» паркында фәһемле очрашу

Русия Федерациясе Герое Максим Владимирович Серафимов исемендәге «Патриот» паркында Башкортстан Республикасы Башлыгының Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен укытучы-оештыручылары белән мөһим очрашуы булды. Безнең районнан Карабаш, Дөмәй, Аккүз һәм Иске Кыргыз авыллары мәктәпләренең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен укытучы-оештыручылар катнашты.

«Патриот» паркында фәһемле очрашу«Патриот» паркында фәһемле очрашу
«Патриот» паркында фәһемле очрашу

Укытучының Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре өлкәсендәге миссиясенә, аларның хәрби форма киюенә, шулай ук балаларны олимпиадаларга һәм ярышларга әзерләү өчен махсуслаштырылган полигон булдыру зарурлыгына кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кадетлар мәгарифен үстерү һәм мәктәпләрне матди-техник яктан тәэмин итүне яхшырту темаларына кагылдылар.

Катнашучылар очрашу кысаларында «Патриот» паркының уникаль уку объектлары белән таныштылар, ачык һава астында хәрби техника музеенда һәм Геройлар даны Аллеясында булдылар. Тәҗрибә уртаклашырга һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре »курсын укытуның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек биргән мастер-класслар карадылар.

Чыганак

«Патриот» паркында фәһемле очрашу
«Патриот» паркында фәһемле очрашу
«Патриот» паркында фәһемле очрашу
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас