Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 июнь 2025, 05:30

Сабантуйга рәхим итегез!

Билгеле булуынча, чәчү эшләре төгәлләнгәч, районда Сабантуй бәйрәме зурлап үткәрелә. Район үзәгендә ул 12 июньдә үтәчәк.

Сабантуйга рәхим итегез!Сабантуйга рәхим итегез!
Сабантуйга рәхим итегез!

Программасы түбәндәгечә:
9.00 сәг.- бәләкәй сәхнәдә балалар сабантуе;
10.00сәг.- Сабантуй башлануы, бәйрәмнең тантаналы
өлеше, театрлаштырылган тамаша;
10.30 сәг.- алдынгылар һәм техника парады;
11.00 сәг.- спорт һәм милли уеннар;
11.00 сәг.- кече сәхнәдә иҗади конкурслар һәм концерт;
11.00 сәг. - авиашоу;
11.30 сәг. - алдынгыларны бүләкләү;
12.00 сәг.- Удмуртия Республикасының «Италмас»
дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, Башкортстанның
халык һәм Татарстан Республикасының атказанган
артисты Әнвәр Нургалиев концерты;
13.00 сәг. - «Росэкстрим» арканда йөрүчеләр ансамбле чыгышы;
15.00 сәг. - ат-спорт ярышлары;
16.00 сәг. – җиңүчеләрне бүләкләү.

Ә авыл Сабантуйлары шул ук көнне

Теләкәйдә – 18.00 сәг., Базытамакта, Сәеткулда, Иштирәктә, Югары Юлдашта – 19.00 сәг., Татар Мәнәвезендә – 20.00 сәг., калганнарында график нигезендә 13 июньдә үтәчәк.

11 июнь - кичке Сабантуй, анда якташларыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясаячак.
Башлана 20.00 сәгатьтә.
Оештыру комитеты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас