

Бәрәкәтле изге бәйрәм — Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәктә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Амин!
Рөстәм АБУШАХМИН, Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды.