

Башкача әйткәндә, безнең бурыч – гаиләгә тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итү. Югыйсә мондый гаиләләрдән балалар дәүләт учреждениеләренә эләгергә мөмкин, ә ата–аналар хокукларыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Без моны булдырмас өчен барысын да эшлибез, ата-аналар җаваплылыгын уятырга тырышабыз, гаилә нормаль рәвештә яшәвен дәвам итсен өчен. Безнең өчен гаиләне саклап калу мөһим, чөнки һәр баланың ныклы гаиләсе булырга тиеш. Ел башыннан бирле 618 кешегә - гаилә хезмәте, аларга 865 төрле социаль хезмәт күрсәтелде.
Белгечләр гаиләләр белән ничек эшлиләр соң?
Гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын социаль эш буенча белгеч билгели, безнең штатта гаилә белән эшләү буенча 4 белгеч бар. Килгән мәгълүмати хәбәрләр, шулай ук озата бару программалары ведомствоара эш төркеме утырышларында карала. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында гаиләләргә эшкә урнашуда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә куюда, балаларга дәүләт пособиеләрен һәм башка социаль түләүләрне рәсмиләштерүдә, документларны торгызуда, яшәү урыны буенча теркәлүдә, никахлашуда, медицина тикшерүе узуда һәм юридик ярдәм алуда ярдәм күрсәтелә.
Мохтаҗ гаиләләргә матди-әйберләрярдәме күрсәтү өчен «әйберләр банкы» төзелде. Аны тулыландыру өчен хәйриячеләр белән эш алып барыла. Җылы әйберләрне, аяк киемнәрен, беренчел кирәк-ярак товарларын битараф булмаган район халкы да китерә. Ел башыннан 120 кеше кием-салым, аяк киеме рәвешендә ярдәм алды.
Төрле социаль, хәйрия акцияләре уздыру безнең эшнең аерылгысыз өлеше булып тора. Мәсәлән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”. Җиденче ел рәттән аны гаилә хезмәте үткәрә. Узган ел 161,2 мең сумлык төрле мәктәп кирәк-яраклары, мәктәп формасы җыйдык, шуның нәтиҗәсендә 291 балага, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 65 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттек.
Традиция буенча декабрьдә без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга бүләк җыю буенча «Могҗизага ышанабыз, могҗиза эшлибез» акциясен игълан иттек. Уртак тырышлык, битараф булмаган район халкы, хезмәт коллективлары ярдәмендә 372 баланы Яңа ел бүләкләре белән сөендерә алдык.
Гаилә белән эшләүнең тагын бер формасы - гаилә ял көннәрен оештыру - танып белү - күңел ачу характерындагы ял чаралары, анда балалар һәм аларның ата-аналары иҗади мастер-классларда катнашып кына калмыйча, кирәкле белгечләрдән консультация дә ала алалар. Мондый “Гаилә яллары” ай саен үткәрелә.
Шулай ук айга ике тапкыр «Очрашу урыны» гаилә клубы очрашулары уза. Агымдагы елда яңа юнәлеш буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен «Үзебезнекеләр өчен гаилә клубы» клубы булдырылды. Шулай ук ай саен һәр беренче чәршәмбедә «Бердәм гаилә консультацияләре көне» оештырабыз.
Эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше булып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү тора. Психолог индивидуаль һәм төркемле дәресләр, консультацияләр, диагностика һәм психокоррекция үткәрә.
Гаиләгә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә яңа мөмкинлекләр безнең хезмәттә логопед барлыкка килү белән ачылды. Бүгенге көндә шәхси дәресләргә 15 бала йөри. Дәресләр расписание буенча үткәрелә.
Махсус хәрби операция башлану белән хезмәтебезнең игътибар зонасында мобилизацияләнгән, контракт төзегән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре тора. Аларга консультатив, психологик һәм башка социаль ярдәм күрсәтелә. Балигъ булмаган балалары булган ундүрт гаилә социаль ярдәмгә алынды.
Ел башыннан хезмәттә барлыгы 98 гаилә булып, шуларның 16сы агымдагы елда социаль ярдәмгә алынды. Шул ук вакытта 12 гаиләгә карата эш уңай нәтиҗәгә ирешелде. Социаль куркыныч хәлдә дип танылган һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы 33 гаилә белән индивидуаль профилактик эш алып барыла.
Социаль контракт ярдәм итү формаларының берсе булып тора. Адреслы социаль ярдәм программасының яңа юнәлешләре нәтиҗәсендә социаль контракт нигезендә озатып йөрүче биш гаилә әлеге программа буенча беренчел кирәк-ярак товарларын сатып алу мөмкинлеге алды һәм шуның белән күп кенә проблемаларны хәл итте. Аз керемле 20 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 200 мең сумлык социаль контракт төзеде.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, гаилә хезмәтендә «Бишенче почмак» яшүсмерләр пространствосы уңышлы эшләвен дәвам итә, анда даими рәвештә иҗади мастер-класслар, психологик тренинглар, фикер алышу белән кино караулар, кызыклы кешеләр белән тере аралашу форматында очрашулар һәм башкалар үткәрелә.
Барлык чараларыбыз, беренче чиратта, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, рухи әхлакый тәрбиягә, балалы гаиләләргә һәм үсеп килүче буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы - гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм гаилә тәрбиясе традицияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Алда куелган барлык бурычларны үтәргә һәм эштә бернинди өзеклекләргә юл куймаска тырышабыз.
Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм! Бу бәйрәм - авыр, әмма әлеге һөнәрне сайлаган барлык кешеләрнең әһәмиятен һәм мәрхәмәтен хөрмәт итү һәм лаеклы тану, аның төп максаты - кешегә хезмәт итү.
Татьяна ВАСИЛЬЕВА, Илеш районында «Гаилә хезмәте» җитәкчесе.