Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
9 Июня 2025, 05:10

Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр

8 июньдә М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбенең «Акробатлар» командасы «Җәйге заряд» халыкара күп жанрлы конкурс-фестивалендә катнашты. Алар «Дивертисмент» дигән бию белән чыгыш ясадылар. Кызларыбыз катнашкан блокта 36 бию тәкъдим ителде һәм алар 1 дәрәҗә лауреат булдылар.

Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәрКонкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр
Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр

Искиткеч биюне талантлы хореограф Ильмира Флүр кызы Яхина куйды, ул буэшкә бөтен җанын һәм профессионализмын салды. Тренерлары Эльмира Фәрит кызы Әһәдуллина һәм Ильмира Назыйф кызы Хафизова җитәкчелегендәге яшь гимнастларыбыз искиткеч осталык күрсәттеләр, моны жюри да лаеклы бәяләде.

Әлеге җиңү безнең оста кызларыбыз өчен бүләк кенә түгел, ә алга таба үсеш һәм камилләшү өчен стимул да булды. Без акробатларыбызга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга яңадан-яңа иҗади казанышлар телибез.

Чыганак

Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр
Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр
Конкурс-фестивальдә лаеклы бүләкләнделәр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас