Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 июнь 2025, 05:10

Илешлеләр Казанда!

8 июньдә «Kroshka Dance» һәм «Жемчужинки» Балалар сәнгать мәктәбенең Далия Гарифуллина һәм Резеда Сафиуллина җитәкчелегендәге хореография коллективлары укучылары Казан шәһәрендә «FENOMEN» Халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.

Илешлеләр Казанда!Илешлеләр Казанда!
Илешлеләр Казанда!

Бәйгедә Рязань, Липецк, Екатеринбург шәһәрләреннән катнашучылар һәм 68 коллектив-катнашучы арасында безнең укучылар яуладылар:

- “Ил моңо” башкорт биюе - 1 дәрәҗә лауреат.

- “Проказник Джаза” эстрада биюе - 2 дәрәҗә лауреат.

 - “Башкорт кызы” башкорт биюе - 2 дәрәҗә лауреат.

- “Русские красавицы” рус биюе - 2 дәрәҗә лауреат.

Лаеклы нәтиҗәләрдән соң укучылар Казан Кремле һәм Кол Шәриф территорияләрендә булдылар.

Барыгызны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак

Илешлеләр Казанда!
Илешлеләр Казанда!
Илешлеләр Казанда!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас