+22 °С
Яңгыр


Идел буе федераль округының “Гвардеец”ы – ул яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең уникаль проекты. Анда укучы егетләр хәрби хезмәткә алынуга кадәрге башлангыч һәм хәрби-һөнәри әзерлек үттеләр. Алар реаль армия хезмәтенә мөмкин кадәр якынрак шартларда эш итәргә өйрәнделәр. Бу физик чыдамлыкны үстерергә генә түгел, ә Ватанны саклаучының мөһим сыйфатларын: дисциплина, җаваплылык, команда рухы һәм бурыч хисе формалаштырырга да ярдәм итә.