

"Ана даны" медале - балаларны тәрбияләүгә һәм гаиләне ныгытуга керткән өлешләре өчен күп балалы аналарга бирелә торган бүләк ул.
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең Груздевка авылында яшәүче Айгөл Мирзәлиф кызы Гәрәева Башкортстан Республикасының “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Айгөл Мирзәлиф кызы тормыш иптәше Филүс Гыйлемдар улы белән биш ул үстерәләр. Олы уллары шушы көннәрдә Русия Армиясе сафларына алына, икенче - Тимур Уфа шәһәре колледжының 2 курсын тәмамлый, өченчесе - Самир үзләре яшәгән авыл мәктәбендә укый, өченче сыйныфка күчә, ә иң кечкенәләре балалар бакчасына йөриләр.
Айгөл "Илеш элеваторы" җәмгыятендә лаборант булып эшләгән, ә хәзер тулысынча үз вакытын йорт хуҗалыгына һәм балалар турында кайгыртуга багышлаган.
Айгөл Мирзәлиф кызына мәртәбәле бүләк Югары Яркәйдәге район Сабантуе вакытында тапшырылды.
Гаиләдә ата-аналары кайгыртуы аркасында балалар ярдәмчел, максатчан һәм мөстәкыйль булып үсәләр. Тату һәм бердәм Гәрәевлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телибез.