+22 °С
Яңгыр


Тәҗрибәле табиб - терапевт Илфат Тимерзаһит улы пациентлар өчен 33 елдан артык хезмәт куя, шуның 16 елын ул дәваханәнең беренчел оешмасын җитәкли, пациентлар өчен генә түгел, хезмәттәшләре өчен дә терәк булып тора.
Мактаулы исем бирү - Илфат Тимерзаһит улының күпьеллык намуслы хезмәтен, югары профессионализмын һәм Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур шәхси өлешен тану.
Хөрмәтле Илфат Тимерзаһит улы, сезне зур бүләккә лаек булуыгыз белән котлыйбыз! Сезнең тәҗрибәгез һәм эшкә бирелгәнлегегез - бәясез!