Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 июнь 2025, 08:00

Фәһемле чара

Илеш районы клиент хезмәте базасындагы «Гармония» өлкән буын аралашу үзәгендә Гаилә хезмәте психологы Альмира Нуриәхмәтова “көмеш” яшьтәге гражданнарның психологик сәламәтлеген саклау өчен «Рухи тигезлек» тренингы үткәрде.Үзәктә катнашучылар җылы, ышанычлы атмосферада психолог тәкъдим иткән тренинг күнегүләрен дәртләнеп башкардылар. Алар үзләре, гаиләләре, проект турында сөйләделәр. Үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Чара мәгълүмати гына түгел, мавыктыргыч та булды.

Фәһемле чараФәһемле чара
Фәһемле чара

- Рухи тигезләнеш - кешенең эчке дөньясы уңай энергия һәм гармония белән тулган халәт. Вак-төякләрдә шатлык табарга, бер мизгелдән ләззәтләнергә һәм һәрнәрсәдә “плюс”лар күрергә тырышыгыз. Җылы кояшка, күңелле җилгә, дусларыгыз белән очрашуга, якыннарыгызның уңышына һәм сезгә рәхәтлек китерә торган барлык нәрсәләргә шатланыгыз, - дип психолог үзенең чыгышын шундый мотивацияле сүзләр белән тәмамлады.
Фәһемле чара аудиториядә күңелле тәэсир калдырды һәм һәммәсен алга таба уйланырга мәҗбүр итте.
Үзәк активистлары Альмира Фәвит кызына кызыклы тренинг өчен рәхмәт белдерделәр һәм тренинглар, лекцияләр үткәрүне дәвам итү турында килештеләр.

Чыганак

 

Фәһемле чара
Фәһемле чара
Фәһемле чара
Фәһемле чара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас