Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 июнь 2025, 09:30

Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды

Муниципаль район хакимиятендә наркотик чараларны явыз ният белән куллануга, аларның законсыз әйләнешенә һәм эчкечелеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, чакырылган белгечләр һәм авыл биләмәләре вәкилләре катнашында бәйлелекләрне профилактикалауның һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыруның актуаль мәсьәләләре каралды.

Наркотикка каршы тору буенча утырыш уздыНаркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды

- Яшьләр һәм балалар арасында профилактика:
Югары Яркәйдәге үзәк район дәваханәсе (М.Искәндәров), ПДН инспекциясе (М.Зәйнуллина) докладлары һәм мәгариф идарәсе белгеченең (Р.Заһидуллина) мәктәпләрдә эш формалары (лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мониторинг), хокук бозуларны профилактикалау һәм наркотикларга каршы эш турында чыгышы тыңланды.

- Наркотик матдәле үсемлекләрне ачыклау һәм юк итү:
2024 елгы эш турында отчет һәм 2025 елга планнар (И.Никифоров, МР Советы). М.Зәйнуллина шулай ук бу юнәлеш буенча да хәбәр итте.

- Ял итүнең альтернатив формалары:
Мәдәни-ял итү үзәге (А.Вәлидова) һәм яшьләр сәясәте комитеты (С.Хәлимова) тарафыннан яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мәдәни һәм спорт чараларына җәлеп итү инициативалары тәкъдим ителде.

- Халык арасында профилактика:
үзәк район дәваанәсенең медицина профилактикасы кабинеты белгече (А.Идрисов) доклады.

- Волонтерлыкка җәлеп итү:
М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбенең эш үрнәгендә балигъ булмаганнарны җәлеп итү (Ф.Нуртдинова).

Комиссия барлык ведомстволарның көчләрен берләштерү һәм халыкның профилактика эшендә актив катнашуы кирәклеген ассызыклады.

Чыганак

Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Наркотикка каршы тору буенча утырыш узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас