

Аны Сәнгать академиясе фонды башкара. Шәһәр халкының хәвефсезлеге өчен һәйкәл янындагы мәйдан уратып алыначак.
“Хәзер әзерлек эшләре бара: тирә-юнь уратып алына, һәйкәлгә юл салына, төзелеш шәһәрчеге урнаштырыла. Арытаба проект ахырынача эшләнеп, Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан расланачак. Безнең бөтен эшчәнлек киң мәгълүмат чараларында яктыртылып барачак", - ди Сәнгать академиясе фондының подряд оешмасы вәкиле Ян Вәлишин.
Койма белән урату эшләрен "Альбит" җәмгыяте башкара – бетон плитәләр, тимер рәшәткәләр куялар. “Җомга көне иртәнге сәгать 10-да эшкә чыктык. План буенча эшлибез, көне булса, әлеге эшләрне 3-4 көндә тәмамларга ниятлибез. Яңгырда һәм кеше йөргәндә металны ныгыту хәвефле. Бөтен мәйдан профнастил белән уратып алыначак"- ди "Альбит" җәмгыятенең мастеры Игорь Федоров.
Һәйкәлне реставрацияләүнең икенче этабы якынча 2025 елның сентябрь - октябрь айларында башланып, 2027 елның апрелендә тәмамланырга тиеш. Арытаба исә өченче адым - һәйкәл җирләрен төзекләндерү тора. Шунлыктан һәйкәлне тантаналы ачу 2027 елның октябрендә көтелә.
Фото:"Башинформ".