

Слет республиканың төрле почмакларыннан рекордлы 47 команданы җыйды. Алар үзләрен спорт ярышларында һәм чыдамлыкта сынап карарга килделәр. Өч көнгә бирегә 500дән артык сәламәтлек саклау хезмәткәре килде.
Катнашучылар физик кыенлыкларны гына түгел, командада барлыкка килгән авырлыкларны да җиңеп чыктылар. Алар медицина өлкәсендә эшләүдә профессиональлек кенә түгел, хәтта бердәмлек таләп итүен дә күрсәттеләр.
Слет программасында спорт ориентлашуы, медицина ярдәме күрсәтү, палаткалар җыю, туристлык маршруты, суда коткару эшләре кебек ярышлар булды. Иртәнге программа – вакытлыча яшәү урыны, табигый тирәлек шартларында төн куну урынын ясау конкурсы (конкурс биваков), кичке - мәһабәт Шихан итәгендә иҗади номерлар күрсәтү.
Бу туристик слет онытылмаслык вакыйгаларга бай булды. Мондый чараны оештыручыларга, елдан-ел масштаблырак һәм яктырак иткән өчен профсоюзга һәм һәр катнашучыга рәхмәтлебез.