Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 июль 2025, 13:35

Яңа комплекс эшли башлаячак

“Инвестчас” форматындагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек итүнең һәм тиз идарә итү карарларын кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Без мондый очрашуларны 2018 елдан бирле үткәрәбез һәм алардан уңай нәтиҗә күрәбез”, - ди республика Башлыгы Радий Хәбиров. Башкортстанның инвестиция комитеты утырышындагы чыгышыннан - 2024 ел,13 март.

Яңа комплекс эшли башлаячакЯңа комплекс эшли башлаячак
Яңа комплекс эшли башлаячак

Эшкуарлык сәгатьләре - Республика Башлыгы Радий Хәбиров керткән иң беренче тармак сәгате. Үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтеп, ул күп кенә башка тармаклар һәм өлкәләр буенча хезмәттәшлекнең эш форматы буларак кертелде. Эшкуарлык сәгатьләре республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәтеп, Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Безнең районда да ул даими рәвештә оештырыла һәм үз нәтиҗәсен бирә.

Узган елны «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашып, алар заманча товарлыклы - сөтчелек фермасы, роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим итте. «Эшкуарлык сәгате» йомгаклары буенча әлеге проект өстенлекле статус алды.

Әлеге көндә Иске Куктауда бу проектны тормышка ашыру буенча әзерлек эшләре бара. Анда 1200 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзелде. Моның өчен 28 робот исәпләнгән. Бу җаваплы эш “Волшебник” Русия роботлары ярдәмендә башкарылачак.

Ни өчен роботлар сайлана?! Бу - экстра класслы сөт табуны, сыерның сәламәтлеген тулысынча тикшереп торырга ярдәм итә. Шулай ук электр энергиясенә, суга һәм персоналга чыгымнарның бер өлешен оптимальләштерүне күзалдында тота.
Терлекләргә сыер абзарлары территориясендә һәм йөрү урыннарында ирекле йөрү каралачак, тиресне дельта-скрепер системасы алачак, шулай ук тиресне сыек һәм каты фракцияләргә бүлү өчен сепаратор каралган.

Ә роботларның беренче партиясен эшләтеп җибәрү август башына планлаштырылган.

Яңа комплекс эшли башлаячак
Яңа комплекс эшли башлаячак
Яңа комплекс эшли башлаячак
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас