Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
31 июль 2025, 11:30

Күркәм чара үтте

Бүген, 31 июльдә, Югары Яркәйдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәйкәле янында Русия Федерациясе Һава-Десант гаскәрләре оешуга 95 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

Күркәм чара үттеКүркәм чара үтте
Күркәм чара үтте

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Чечен сугышы ветераны Артур Закирҗанов, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү штабы җитәкчесе Илдар Хөснуллин, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, шәхси эшкуар Марат Миргарипов, Һава-Десант гаскәрләре (ВДВ), Хәрби-Диңгез Флоты (ВМФ) ветераннары, «Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов һәм оешма әгъзалары, ветераннар, шайморатлылар, волонтерлар, каратэчылар һәм башкалар катнашты.
Шулай ук тантаналы чарада МХОда катнашучы егетләргә куп тапкырлар гуманитар ярдәм җибәргәне өчен шәхси эшкуар Марат Миргариповка һәм гуманитар йөкне егетләргә вакытында илтеп тапшырырга ярдәм иткәне өчен яшьләр комитеты рәисе Иршат Фәсхиевка гуманитар штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин медальләр тапшырып, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бәйрәм чарасында катнашучыларга мәктәп укучылары һәм район үзешчән сәнгать осталары үзләренең патриотик җырлары белән тирән эчтәлекле концерт программасын күрсәтте.

Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Күркәм чара үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас