

Беренче уйдырма. Барысы да татып карый — син дә авыз ит. Бу дөрес түгел. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, югары сыйныфларда укучыларның биштән бере генә наркотикларны татып карый. Низаглар оештырырга, ялганларга, вак-төяк әйберләр урларга яратучы агрессив балалар бик еш төрле уйдырмалар корбанына әйләнә.
Икенче уйдырма. Авыз итеп кара — бернинди зыяны да булмаячак. Бу — ялган. Наркотик матдәне бер генә тапкыр кабул иткәннән соң да аңа бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Кайберәүләр, беренче тапкыр наркотик куллангач ук, гомерләре белән хушлашырга мөмкин.
Өченче уйдырма. Авыз итеп кара — ошамаса, ташларсың. Үсмерләр көчле сызлану (ломка) күренеше турында хәбәрдар булса да, наркотиклар кулланудан табиблар ярдәмендә яки ихтыяр көче белән котылырга мөмкин, дип уйлыйлар. Бу шулай ук ялгыш фикер. Наркотикларны 1-3 ел кулланмый торучылар да, кайвакыт аны яңадан кабул итә башлыйлар.
Дүртенче уйдырма. “Зарарсыз” наркотиклар да була. Төгәллек кертәбез: наркотикларның барысы да зарарлы. Дөрес, аларның һәммәсе дә физик бәйлелек тудырмый, әмма, барысы да аз гына кулланганда да, организмга зыянлы тәэсир итә. Хәтта марихуана кебек “җиңел” наркотикларны кулланган очракта да бәйлелек барлыкка килә. АКШта, мәсәлән, ел саен 100 меңнән артык кеше, наркотикларга бәйлелекне дәваларга омтылып, клиникаларга мөрәҗәгать итә.
Наркоманга наркотик матдәләр сатып алу өчен көн саен 300-500 сум акча кирәк. Яшьләр ул акчаны кайдан табалар соң? Югыйсә, аларның күпчелеге беркайда да эшләми ич.
Әйе, наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катламнары өчен, чын мәгънәсендә, бәлагә әйләнде. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрнең табышлары нефть сатудан килгән табыштан да артып китә. Үсмерләр даирәсендә аларны наркотик кулланып карарга инандырырга тырышкан “киң күңелле абзыйлар” һәрчак табылып тора. Алар моның өчен уңайлы вакытны да таба, хис-тойгылар белән дә оста идарә итә. Кайчак үсмерләргә башка наркоманнарга иярү өчен: “Бер тапкыр гына булса да авыз итеп кара. Моңардан берәүнең дә үлгәне юк әле”, “Син куркакмы, әллә ир кешеме?” — дип әйтү дә җитә. Ә инде наркотиклар өчен акчаны наркоманнар алдашу, урлашу, кеше талау, фәхишәлек юлы белән таба.
Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлегенең бозылуыннан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул: акыллы кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.