

Әйтергә кирәк, күңелдәге тәэссоратлар район җирлегеннән – мул уңыш өлгереп килгән иген кырларын, юл өстендәге төзек авылларны күреп сокланудан, быел файдалануга тапшырылган М-12 автотрассасы белән танышып канәгатьләнү алудан башланды. Ә инде Уфа, Кырмыскалы, Архангель районнарын үтеп, Белорет территориясенә керү белән күз күреме җитмәстәй, куе урманнар белән капланган биек таулар, кызыл, көрән мәрмәр ташлардан торган кыялар гаҗәпләнүне тагын да арттыра төште. Гомумән, Башкортстанның көньяккөнчыгышындагы унбиш районы һәм каласы буйлап сәяхәт кылып, туган җиребез табигатенең гаять бай, матур икәненә сокланып йөрдек.
Урман-таулы юллар аша үтеп, бай тарихка ия булган алтмыш елдан артык дуслык җепләре бәйләгән Баймак районы җирләренә аяк басуга безне районның ветераннар советы рәисе Көнсылу Әдһәм кызы Әхмәтова һәм Билал авыл биләмәсе авыл хакимияте җитәкчеләре, үзешчән сәнгать осталары җыр-бию, җылы сәламләү сүзләре белән туганнарча якын итеп каршы алды. Кунакчыл башкорт халкының милли эчемлекләре буза, кымыз һәм чәк-чәктән авыз итеп, бергәләп фотога төшкәннән соң, Баймак шәһәренә юл тоттык. Биредә чишмә суыдай чиста сулы, легендар Талкас күлен күрү үзе бер якты хатирә булып күңелләргә уелды. Шәһәрнең башкорт телен тирәнтен өйрәнүгә масуслашкан лицее, күп профильле З.Арназаров ис.
Урал аръягы аграр колледжы, күптән түгел файдалануга тапшырылган, заманча җиһазланган поликлиникасы, “Ирәндек” тарих-археология музее белән танышу районның үсеш ягыннан алга баруын күз алдына бастырды. Ә инде Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышланган мемориаль комплекс янындагы митинг һәм яугирләр истәлегенә чәчкәләр салу аеруча дулкынландыргыч булды. Митингны район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Нәдерголов ачып, фронтка керткән хезмәт өлешләре, шул исәптән фронт өчен атларның күпләп озатылуы хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Баймактан 6 Советлар Союзы Герое чыгуы үзе үк башкорт халкының батырлыгы хакында сөйли. Урал аръягы районнары өчен белгечләр әзерли торган күп профильле колледжда очрашуга йомгак ясалып, ике район ветераннары истәлекләре белән бүлеште. Безне җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән җавап итеп безнең район исеменнән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның җирле рәссам Рөстәм Саттаров төшергән зур картинасы һәм тарихи китаплар бүләк ителде. Очрашуны үз биеклегендә оештыруга зур көч салган район ветераннар советы рәисе Көнсылу Әхмәтовага рәхмәт сүзләре җиткерелде. Җыеп әйткәндә, баймаклылар белән әлеге очрашу елъязмага дуслык күперен ныгытуның якты хәтирәсе булып калыр дип ышанасы килә.
Арытаба сәяхәтчеләр Мәләвез районына юл тотып, Нөгеш сусаклагычы белән таныштылар. Күренеп тора, сусаклагычның тирә-юне халыкка ял итүгә көйләнеп, байтак күләмдә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Сусаклагыч буйлап теплоходта ике сәгатькә сузылган экскурсия аеруча күңелле булды. Елганың ике яры буйлап сузылган кыя һәм биек тауларны якыннан күрү гаҗәеп мавыктыргыч иде. Иң биек кыяларның берсенә хәтта ташка уеп, Владимир Ильич Ленинның рәсеме дә ясап куелган. Бу рәссамнар ирлехатынлы Рәхимовларның иҗат җимеше.
Стәрлетамак шәһәренең үзенең төзеклеге, чисталыгы белән дан алган шәһәр икәне күптән таныш. Шәһәр урамнарыннан үткәндә, шулай ук Геройлар мемориалында булганда, халыкның үзе яшәгән төбәгенә зур ихтирам белән каравына чыннан да сокланмый мөмкин түгел. Ә әллә кайдан ап-ак булып калкып торган мәгърүр Шиһан-Торатауда булу, ниһаять, бу табигать һәйкәле белән якыннан танышу мөмкинлеген бирде. Биредә туристларның, аеруча яшьләрнең күп булуы республикабыз табигатенең һәм казылма байлыкларының искиткеч икәнен раслап, күңелләрдә горурлык хисе тудырды. Әйе, кайвакыт чит җирләрнең экзотикасына таң калсак та, үз җиребезнең матурлыгын,байлыгын күргәннән соң, аларны саклау, алардан файдалана белү кирәген искә төшерә, кабатлап әйткәндә, горурлык хисен арттыра.
Ветераннар өчен өч көнгә сузылган бу мавыктыргыч сәяхәтне оештырган өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук озын юллардан исәнимин йөртеп кайтарган өчен мәдәният бүлеге водителе Хәлим Хәкимовка олы рәхмәтебезне юллыйбыз.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, “Маяк” гәзите редакциясе янындагы ветераннар оешмасы җитәкчесе.